Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
18 гыйнвар 2019, 13:54

«Евразия йөрәге» фестивале: Уфада Юрий Шевчук, Аскар Абдразаков, Земфира һәм Алсу чыгыш ясый

Уфада «Евразия йөрәге» халыкара сәнгать фестивалендә билгеле якташларыбыз — Юрий Шевчук, Аскар Абдразаков, Земфира, шулай ук Алсу чыгыш ясаячак. Йолдызлар алдан ризалыгын бирде, дип хәбәр итә оештыручылар, даталар буенча сөйләшүләр алып барыла. «Голос» проекты финалчысы Рушана Вәлиева да җырларга риза.

Русия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең симфоник оркестры (анда тагын бер якташыбыз — подполковник Азат Шаһимөхәммәтов эшли), Русиянең халык артисты Надежда Бабкина җитәкчелегендәге «Русия җырлары» бөтенроссия фестиваль-марафонын оештыручылар белән сөйләшүләр алып барыла.

Читайте нас: