Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
18 гыйнвар 2019, 14:04

“Дуслык күпере” татар-башкорт эстрада фестивале концертлары 17 шәһәрдә үтәчәк

“Дуслык күпере” II Бөтенроссия татар-башкорт эстрада фестиваленең графигы билгеле булды.

Фестиваль Казанда – “Пирамида” сәхнәсендә 13 апрельдә ачыла. Икенче концерт 14 апрельдә – Түбән Новгородта, 15е - Саратовта, 16сы Пензада була. Фестиваль программасында Ульяновск, Самара, Оренбург, Стәрлетамак, Чиләбе, Магнитогорск, Екатеринбург, Төмән, Нижневартовск, Сургут, Пермь шәһәрләре бар.


“Фестиваль 29 апрельдә Уфа шәһәренең “Башкортостан” залында ябыла. Ә Уфадан кайтышлый Чаллыга тукталып 30 апрель көнне анда да концерт биреп чыгабыз”, - ди оештыручы Рифат Фәттахов.


Быел программага Мәскәү шәһәре кертелмәгән. Моны татар продюсеры Мәскәүдә татар концертларының күп булуы һәм оештыручыларның гадел эшләмәве белән бәйләп аңлаткан иде.


Оештыручылар әйтүенчә, 17 концертны 15 меңләп тамашачы карар дип көтелә.

Читайте нас: