Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 гыйнвар 2019, 13:51

Күренекле композитор Рим Хәсәнов Илһам Шакировны озатырга килә алмавына борчыла

Казанда 84 яшендә озак авырудан соң Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Илһам Шакиров вафат булды. Күренекле композитор Рим Хәсәнов Казанга Илһам Шакировны озатырга килә алмаячагына борчылу белдергән. Илһам Шакиров белән дуслыгы турында ул «Башинформ» агентлыгы хәбәрчесе Ләйлә Аралбаевага сөйләгән.

“Инфаркттан соң кардиологлар чыгып йөрүемне тыйдылар. Шунлыктан Әлфия Авзалованы да Казанга барып озата алмадым, Илһам Шакировны да озатырга килә алмыйм”, - дигән ул.


“Илһам Шакиров Уфага гастрольләргә килгәч иң беренче: «Кайда башкорт малае Рим Хәсәнов? Нигә ул мине каршы алмады?» дип сорый иде. Үткән гасырның 60нчы елларында мине композитор буларак белә иде инде. Уфа концертларының берсендә ул минем «Кышкы романс»ны башкарды. Ул җырны икенче тапкыр башкарганчы тамашачы алкышлаудан туктамады”, - дип искә алып сөйләгән Рим Хәсәнов.


Композитор Илһам Шакиров җырлары башкару эталоны иде дип саный. “Илһам Шакировның урыны оҗмахта булачак, бары тик оҗмахта гына”, - дигән Рим Хәсәнов.

Читайте нас: