Якты юлдан
0 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 гыйнвар 2019, 12:16

Мәскәүдә татар театры ачылачак

Мәскәүдәге Бахрушин исемендәге Дәүләт театр музее генераль директоры Дмитрий Родионов һәм Россия Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисе, татар федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов Мәскәүдә Камал театры филиалы буларак татар театрын булдырырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Мәскәү татарлары Штабы» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәүдә татар театрын торгызу идеясе үзенең актуальлеген югалтмый. 2017 елда «Татар штабы» лидеры Рөстәм Ямалиев «Атна вакыйгалары» газетасына биргән интервьюсында Мәскәүдә Галиәсгар Камал исемендәге театр филиалын булдыру кирәклеген билгеләп үткән иде.

– Мәскәү татарларына, тел һәм мәдәниятне саклау өчен, татар театры кирәк. Театр зур мегаполиста безнең мәдәни оазиска әверелер иде. Камал театры гастрольләрен дә ел саен үткәрергә кирәк. «Ак калфагым төшердем кулдан» спектакле татарларның күп кенә глобаль проблемаларын күрсәтте, – диде Ямалиев.

Читайте нас: