Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
14 гыйнвар 2019, 11:33

Республикада яшәүчеләрне «Җидегән-2019» гаилә кыйммәтләре конкурсында катнашырга чакыралар

«Җидегән-2019» ачык республика конкурсы «Җидегән» бәйрәме — гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап оештырыла. Конкурс 2019 елның 11 гыйнварыннан 25 февраленә кадәр бара.

Номинацияләр:


Сөю турында шигырлар сөйләү;


Мәхәббәт турында җырлар әйтү;


Иң яхшы башкорт биюе;


Мәхәббәт турында иң яхшы кыска метражлы фильм (5 минутлык) ;


Иң яхшы башкортча флаерлар һәм открыткалар;


«Мәхәббәт» темасына иң яхшы фотосурәтләр;


Башкорт җырларына һәм көйләре астында «Җидегән-2018» бәйрәменә иң яхшы флешмоб.


Конкурс йомгаклары буенча жюри һәр номинациядә өч бүләк урынны билгели. Җиңүчеләргә һәм лауреатларга 2019 елның 1 мартында, «Җидегән» бәйрәмендә, оештыру комитетыннан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла.


Гариза белән конкурс эшләрен 25 февральгәчә [email protected] электрон адресына җибәрергә кирәк.

Читайте нас: