Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
11 гыйнвар 2019, 15:11

Новосибирскида «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча спекталь куелачак

Репетицияләр гыйнварда башлана, премьера март аена тәгаенләнгән.

«Старый дом» Новосибирск театрында Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча спектакль куелачак. Репетицияләр гыйнварда башлана. Премьера март аена тәгаенләнгән. Әсәрне режиссер Эдуард Шахов сәхнәләштерә. Бу мәгълүматны режиссер үзе раслады.


«Зөләйха күзләрен ача» романы буенча театраль эскиз Новосибирск театрында 2017 елда ясалган һәм аны Үзбәкстанда туып үскән татар режиссеры Тәлгат Баталов эшләгән. Театр эскизны спектакль итеп үстерү турында карар иткән иде. Бу хакта журналистларга Гүзәл Яхина үзе дә әйтте.


Спектакльне Новосибирскида куймавы турында “Татар-информ” хәбәрчесенә Тәлгат Баталов үзе әйтте. Ул моны театр җитәкчелеген белән уртак фикергә килә алмауга сылтап аңлатты. Шулай да аның әзер сценарие бар. Ул аны кайсы да булса театрда кую теләген белдерде.


Икенче бер татар режиссеры – Эдуард Шахов спектакльне Александр Вислов инсценировкасы буенча куя. «Тәлгат Баталовның эскиз әзерләгәнен беләм, әмма театр белән режиссер арасында хезмәттәшлек барып чыкмаган. Театр спектакльне куярга миңа мөрәҗәгать итте”, - диде режиссер.


Эдуард Шахов татар тамашачысына Әлмәт театрында куелган “Кибет”, “Медея” спектакльләре аша таныш.

«Зөләйха күзләрен ача» романы беренче тапкыр Уфада башкорт телендә сәхнәләштерелде.

Читайте нас: