“Бөтендөнья татар конгрессы соравы буенча, Васил Шәйхразиев тәкъдиме буенча Татарстан Президенты Фатих Кәрим музеен төзекләндерү өчен яхшы гына суммада акча бүлеп бирде”, - диде Римзил Вәлиев.
Сүз Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында урнашкан музей-йорт турында бара.
“Фатих Кәримгә игътибар арта бара. Без айга берничә мәртәбә Ләйлә ханым белән очрашуларга йөрибез”, - диде Фатих Кәрим белән авылдашлар булган һәм шагыйрьнең иҗатын актив пропагандалаучы журналист.
“Безнең Бишбүләк районының Ает авылында Фатих Кәримне искә алу – иң зур чара. Аның туган йорты урынында музей салынды. Аны 1999 елда ул вакыттагы район хакиме авылдашыбыз Илдар Гыймаев эшләтте. Ул музейда ел саен Фатих Кәрим укулары үтә”, - дип мәгълүмат бирде.
“Музей йортын төзекләндерү эшен Татарстан хөкүмәте һәм Башкортстанның Бишбүләк районы бергәләп башкарачак. Ремонт эшләренең бер өлешен Ает авылылыннан чыккан кешеләр күтәрә”, - дип ачыклык кертте Римзил Вәлиев.