Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
9 гыйнвар 2019, 17:18

Үткәннәрне сандыкка бикләми, сәхнәгә чыгара...

Бишбүләк районының “Мерчен” чуваш халык ансамбле 25 еллыгын билгели. Аның җитәкчесе Людмила Романова әйтүенчә, ул борынгы баш киемнәрен музейлардагы экспонатлардан карап өйрәнгән. “Күбрәк күннән ясадык, аннары тукымага эшлибез. Тастымаллар кулланабыз. Формасы буенча төрле була”, - ди ул.

Иҗади төркем чирек гасыр эшләп килә. Юбилеена бәйле республика буйлап һәм читтә дә концертлар кую каралган. Ансамбль чуваш халык җырларын өйрәнә, әле репертуарын баету белән мәшгуль.

Чуваш милли киемендә күбесенчә кызыл, шулай ук яшел, сары төсләр өстенлек итә. Бизәкләргә аерым мәгънә салына - аларда бердәмлек, татулык символлары бар.

Ә тәңкәләре патша заманыннан. Аларның безнең көннәргә ничек килеп җитүе - үзе бер тарих. Милли кием үрнәкләрендә урын алганчы, алар утны-суны үткән.

“Мерчен” -- энҗе дигән мәгънәне аңлата. Бишбүләк районының гына түгел, республикабызның күпмилләтле халкының бер энҗесе булып оешкан бу ансамбль. Үткәннәрне ул сандыкка бикләми, сәхнәгә чыгара, яшьләргә үрнәк күрсәтә.


Фото: "Культура Башкортостана" сайтыннан.
Читайте нас: