Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
9 гыйнвар 2019, 17:13

"Чүп утый беләм"

Дөнья хәлен белеп булмый, дигән әйтемнән чыгып, эстрада йолдызларына, җырчыларга һәм артистларга “Бүгенге һөнәрегезне тыйсалар, ничек итеп акча эшләр идегез?” – дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша аның бүгенге һөнәрен тыйсалар, татар теле укытучысы булып эшләр иде.

- Мин үзем кечкенә вакытта комбайнчы булырга тели идем. Минем бер өч ел тирәсе комбайнчы булып эшләгәнем дә бар, - диде Фәнис Җиһанша.


“ТНВ Планета” каналы алып баручысы, журналист Гөлназ Гыйниятова исә үзенең һөнәрен тыймаячаклар һәм ул һөнәр һәрвакыт булачак, дигән фикердә.

- Мин төп белемем буенча татар теле һәм әдәбияты һәм тарих укытучысы. Укытучы булыр идем, мөгаен. Шул гуманитар фәннәр өлкәсендә эшләр идем.
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваның һөнәрләре бик күп. Ул тирә-юньне бизи дә ала, кирәк булса, ресторан да ачып җибәрә ала.
Җырчы Илназ Сафиуллин математика укытучысы белемен алган. Ул, һөнәре тыела калган очракта, математика фәнен укытачак.

- Беренче белемемне мин математика өлкәсе буенча алдым. Шул өлкәдә эшләр идем. Математика укытучысы булыр идем. Яисә инде... Җырдан кала бүтән проектлар да бар бит. Мәсәлән, күчемсез милек өлкәсендә эшләр идем, - диде ул.


“Казан егетләре” төркеме солисты Айдар Әгъләмов рәхәтләнеп журналист булырга да әзер! Һөнәре тыела калса, ул җиңелдән теләсә кайсы һөнәргә җайланачак.


- Минем хәтта укытучылыкка да дипломым бар, укытып караганым да бар, ләкин мин үземне укытучы була алырмын дип уйламыйм. Ул бит сәләт, минем аңа түземлегем дә җитми. Шул эштә эшләгән кешеләрне бик хөрмәт итәм һәм эчемнән генә “Шул көнгә калдырма инде”, дип сорыйм, - ди Раяз Фасихов.


- Мин чүп утый беләм. Агач кисә һәм җиләк җыя алам. Әтием өйрәтсә, бал кортларын карарга өйрәнергә телим. Дөресен генә әйткәндә, ул шул иҗат белән бәйле булыр иде мөгаен. Әмма моны уйлаганым юк әле. Бүтән эш турында уйлау хәленә барып җитмәдем әле, Аллаһка шөкер, - диде яшь режиссер Илшат Рәхимбай.


- Беренче белемем буенча мин өс һәм аяк киеме модельер-технологы, бераз рәсем дә ясыйм, сәнгать мәктәбен тәмамладым. Журналист булып та эшли алыр идем дип уйлыйм. Хәзер өч көн концертларда эшлим дә, бер атна ял итәм. Ул атнада “Һөнәр күп булмас”, дип, визажист белемен алам. Өйдә ятып булмый. Мөмкинлек булганда укыйм әле, - ди Илсөя Бәдретдинова.


Җырчы Римма Никитина кечкенә чактан ул полиция хезмәткәре булып эшләргә хыялланган. Бүген дә, мөмкинлеге булса, ул нәкъ менә шул өлкәгә китәр иде.


Читайте нас: