Якты юлдан
+17 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәдәният
3 гыйнвар 2019, 15:16

Танылган театр гастрольләре

М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының Мәскәү гастрольләре 2019 елның 4 февралендә Мәскәүдә Гүзәл Яхинаның " Зөләйха күзләрен ача" романы буенча спектакль премьерасы белән ачыла, дип хәбәр итә ТРның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

2019 елда үзенең йөз еллыгын билгеләп үтәчәк танылган театрның гастрольләре башкалада 4-6 февральдә Пушкин исемендәге театр сәхнәсендә узачак. Алар шулай ук Башкортстан Республикасының йөз еллыгына багышланган, аны регион 2019 елда бәйрәм итәчәк.
Читайте нас: