Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
27 декабрь 2018, 13:38

Чулпан Хаматова татар халкы тарихына багышланган лекция укыган

“Arzamas” радиосында татар халкының тарихы турында биш лекциядән торган гадәти булмаган курслар башланган. Аларны актриса Чулпан Хаматова укыган.

Әлеге курслар тарихчылар Альфред Бустанов, Илья Зайцев, тел белгече Анна Дыбо, филологлар Марсель Ибраһимов һәм Азат Ахунов лекцияләренә нигезләнгән. Биш лекцияне дә актриса Чулпан Хаматова укый. Бу курсларда татарларның кайдан килеп чыкканын, Алтын Урданың нәрсә икәнлеген һәм үзеннән соң нәрсә калдырганын, рус хөкүмәтенең мөселманнарга мөнәсәбәтләре ничек үзгәргәне, татар мәдәниятенең Көнбатышка борылыш алганы һәм 1917 елгы революциядән соң соң аның белән нәрсә булганы хакында белеп була.
Курсларныarzamas.academyсайтыннан һәм шул кушымтаны телефоннарына йөкләгән кешеләр тыңлый ала.
Читайте нас: