Уенны «Ябалак» (Казан) һәм «Бердәмлек» (Мәскәү) клублары оештырды. «Ябалак»ның Мәскәүдәге беренче турнирын «Ябалак» проекты авторы Ренат Миргаязов үзе алып барды. Мәскәү татарлары өчен махсус төзелгән квиз-викторина рус-татар-инглиз телендәге сораулардан торды.
Турнирда «Камыр Батыр», «Каймак», «Актаныш балалары», «Шүрәле һ.б.», «Чакматаш» командалары көч сынашты.
Дүрт тур дәвамында уенчылар эрудициягә, кино-сериалларга бәйле сорау-ребусларга җавап эзләде. Ике сәгать дәвамында барган бәйгедә «Актаныш балалары» - өченче, «Шүрәле һ.б.» икенче урынны яулады. «Камырбатыр» командасы интеллектуаль көрәшнең җиңүчесе булды.
Җиңүчеләргә «Бердәмлек» клубының «Урман күле» проектыннан махсус бүләкләр тапшырылды.