Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
24 декабрь 2018, 12:53

“Татар җыры – 2018”: Уразова белән Элвин дуслашмады, Салават Айдарны китәргә өнди

Ниһаять, Казанда көтеп алынган XIX халыкара “Татар җыры” эстрада фестивале үтте. Бу фестиваль турында берничә ай алдан ук зурдан кубып сөйлиләр. Тамаша, елдагыча, “Пирамида” концертлар залында узды. Чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановһәм башка мөхтәрәм кунаклар тамаша кылды. Залдагы тамашачы да гади түгел иде. Билгеле, әлеге концертка байлар йөри, чөнки һәркемдә дә бер билет өчен чыгарып салырлык 6-7 мең сум акча юк. Әмма билетлар күп атналар алдан сатылып бетә. Мөгаен, фестивальнең 20 еллык юбилеенда тамашачылар залының иң яхшы урыннарына билетлар бәясе 10 мең сумга кадәр җитәр, дип фаразларга була.

Быелгы “Татар җыры” фестивальнең беренче лауреаты - “Яңа исем” номинациясендә җиңгән яшь башкаручы Миндияр Шәймәрдәнов.

“Хит-парадлар лидеры” номинациясендә җиңүне ди-джей Радик һәм Айрат Сафин яулады. Алар быел бөтен татар туйларында хит булган “Ике йөрәк” җырын башкарды.

Универсаль артист Рифат Зариповка “ТМТV каналының махсус бүләге” номинациясендә җиңү дә эләкте.

“Иң яхшы лирик җыр” номинациясенә килеп җиттек. Әлеге номинацияне билгеләр алдыннан алып баручылар Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей турында сүз башлады. Инде, концерт башланмас борын, сәхнәгә Элвин чыга дип торам! Әмма сәхнәдә “Менә тагын карлар ява” җыры белән Айгөл Рәхимова күренде. Элвинны ник телгә алуларын аңламый да калдык.

Сәхнәгә хәзер генә Элвинның чыкмаячагы билгеле булгач, артымда басып торган яшь ханым янәшәсендәге ир-аттан рус телендә “Элвин Грей белән Гүзәл Уразова “Красивая, хороший” җырын башкармаслармы икән?” – дип сорады. Күрәсең, тамашачылар “Татар җыры” сәхнәсендә Элвин белән Уразованың дуслашуын күрергә теләгән. Хәтерләсәгез, алар "Красивая, хороший" җырының авторлык хокуклары өчен зур гауга чыгардылар, мөнәсәбәтләре әлегәчә ачыкланып бетмәгән.

Алга китеп булса да әйтим - юк, дуслашмадылар. Икесе ике бүлектә чыгыш ясадылар. Сәхнә артында да күрешмәделәр. Финал җырына кайсы чыгар икән - Элвинмы, Гүзәлме яисә икесе дә чыгармы? дип кызыксынып утырдым. Икесенең берсе чыкты. Кем икәнен соңыннан әйтәм.

“Иң яхшы автор-башкаручы” номинациясендә Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов җиңде.

“Яшьләр проекты” номинациясендә Татарстанның атказанган артисты, өч бала әнисе, 34 яшьлек Ландыш Нигъмәтҗанова җиңде.

“Иң яхшы дуэт” номинациясендә Татарстанның атказанган артистлары Артур һәм Марат җиңде.

“Иң яхшы видеоклип” номинациясендә “Җаныкаем” җырына төшерелгән клибы белән Азалия Зиннәт җиңү яулады

Яшь башкаручы Хәкимнең “Үзенчәлекле проект” номинациясендә җиңгәне фестивальгә багышланган пресс-конференциядә үк мәгълүм булды. Тамашачылар, “Кем соң бу?” – дип, Хәкимне танымыйча бераз аптырашта калса да, искитмәле тавышын, “Ялгыз аккош” дигән күңел түрләренә үтеп керерлек итеп башкарылган җырын кабул итте. Хәкимнең тавышы шәп! Тамашачы аны “Афәрин!” дип кычкырып озатты. Хәким өчен үзенең беренче дәрәҗәле бүләген алу тантанасы бик тә уңышлы булды. "Бу егет күрсәтәчәк әле", - дип уйлап куйдым.

“Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә Рамил Галимҗанов җиңү яулады.

“Татар радиосының махсус бүләге” номинациясендә Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева җиңде.

Юмор остасы Данир Сабиров “Универсаль артист” номинациясе иясе булып танылды.

Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллин “Үзенчәлекле моң” номинациясендә җиңү яулады.

Ә сез нәрсә, шикләнгән идегезме әллә? XIX Халыкара “Татар җыры” эстрада фестиваленең “Елның иң популяр җырчысы” номинациясенә кабат Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей исеме белән танылган Радик Юльякшин лаек булды. “Бу – безнең уртак бүләк. Татарстан һәм Башкортстан халкы, сезгә зур рәхмәт”, - диде Юльякшин.Элвин тамашачысына сюрприз әзерләгән иде. Ул сәхнәдә Айдар Галимов белән бергә Рамил Чураголов шигыренә Ризван Хәкимов иҗат иткән “Моңнар кайтсын авылга” җырын башкарды.

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов “Халыкчан җырчы” номинациясенә ия булды.

“Иң яхшы дуэт” номинациясе җиңүчеләре Ризат һәм Зинирә Рамазановлар үзләренең иң беренче “Алтын Барс”ларын алды.

“Кабатланмас тавыш” номинациясе иясе булып Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина танылды.

“Елның иң романтик җырчысы” булып Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев табылды.

“Алтын тавыш” номинациясе Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировка бирелде.

Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинга номинация бирелмәсә дә, “Алтын Барс” сыны тапшырылды.

"Халыкчан җырчы” номинациясендә Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова җиңде.

“Халык мәхәббәте” номинациясендә җиңүне Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова яулады.

"Дөнья шавы капламасын татар җыры тантанасын" дип, финал гимнын җырларга чыккан җырчылар арасында Элвин Грей юк иде. Ә Гүзәл Уразова бар иде. Димәк, очрашмадылар һәм дуслашмадылар. Шоу-бизнес дәвам итә. ХХ "Татар җыры" тантанасын да күрергә язсын.

Читайте нас: