Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
19 декабрь 2018, 16:40

2018 ел дәвамында Россиядә һәм чит илләрдә Сабан туйларында 2 млн чамасы кеше катнашкан

Быел барлыгы Россиянең 57 төбәгендә һәм 28 якын һәм ерак чит илләрдә 347 Сабан туе уздырылган.

Быел Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә узган Сабан туйларында 2 млн чамасы кеше катнашкан. Бу хакта Татарстан Президенты карамагындагы Ватандашлар эше буенча координацион совет утырышында республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.


Докладчы сүзләренчә, быел барлыгы 347, шул исәптән Россиянең 57 төбәгендә 269 һәм 28 якын һәм ерак чит илләрдә 78 Сабан туе уздырылган.


“Чабаксарда 18нче федераль Сабан туе югары дәрәҗәдә узды. Анда 22 меңләп кеше катнашты. 9нчы Бөтенроссия авыл Сабан туенда 30 меңнән артык кеше катнашты”, - диде Әюпова.


Татарстан 15 елдан артык инде һәр елны Сабан туен оештыру нигезләре буенча 70 активистны өйрәтә, диде ул. “Төп максат - гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклау”, - дип йомгаклады министр.
Австралиядә әле җәй башы, шуңа күрә анда Сабан туе шушы чорларда үткәрелә.

Читайте нас: