Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 декабрь 2018, 14:16

Путин 2023 елны Музыка елы дип игълан итүне хуплады

2014 ел Русиядә – Мәдәният елы, 2015 ел – Әдәбият елы, 2016 ел Кино елы дип игълан ителгән иде, 2019 ел Театр елы дип игълан ителде.

Русия Президенты Владимир Путин пианист Денис Мацуевның 2023 елны Русиядә Музыка елы дип игълан итү турындагы идеясен хуплады.

Сергей Рахманиновның тууына 150 ел тулу уңаеннан төрле мәдәни чаралар үткәреләчәк. Президент Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында шул хакта белдерде.

Денис Мацуев инде күп еллар үткәрелмәгән Сергей Рахманинов исемендәге музыкаль бәйгене яңадан оештыра башларга тәкъдим итте. Пианист шулай ук Швейцариядәге Сенар утары хакында да искәртте. Ул бөек композиторның мемориалы булырга мөмкин.
Читайте нас: