Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
14 декабрь 2018, 16:12

Төмәндә «Себер йолдызы» һәм «Татар егете-2018» бәйгесенең финалы үтәчәк

Быелгы «Себер йолдызы» җиңүчесе Төмән өлкәсен «Татар кызы» халыкара конкурсында тәкъдим итәчәк.

15 декабрьдә Төмән өлкәсендә 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәр татар яшьләре өчен «Себер йолдызы — 2018» һәм «Татар егете — Джигит – 2018 » XI ачык төбәк конкурсының финалы була. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.


«Себер йолдызы – һәм «Татар егете» ачык төбәк конкурсы 2008 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә анда Төмән өлкәсеннән, ХМАО, ЯНАО, Курган, Омск, Свердловск өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан һәм Башкортостан Республикасыннан 700 гә якын яшь кеше катнашты.

Конкурс талантлы татар яшьләрен барлый һәм киләчәктә яшьләргә үз проектларын күрсәтергә ярдәм итә. «Себер йолдызы» һәм «Татар егете – Джигит» конкурсы финалистлары Төмән өлкәсен Бөтенроссия милли бәйрәмнәрендә мода, сәнгать фестивальләрендә катнаша, диелгән әлеге хәбәрдә.

Читайте нас: