Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
14 декабрь 2018, 15:58

Мәскәүдә Конституция көнендә Муса Җәлилне ватанпарвәрлек үрнәге итеп искә алдылар

Мәскәүдәге “Татар Штабында” Россия Конституциясе көне уңаеннан оештырылган кичәгә җыелган шагыйрьләр, галимнәр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, студентлар клубы активистлары патриот шагыйрь Муса Җәлилне (1906-1944) ватанпарвәрлек үрнәге итеп искә алды.

Шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлил дә катнашкан чараны "Татар Штабы" координаторы Гөлнара Яруллина башлап җибәрде. Ул татарлар өчен Муса Җәлилнең ватанпарвәрлек үрнәге икәнлеген һәм кичәнең Конституция көнендә уздырылуы символик булуын әйтте.
Читайте нас: