Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
13 декабрь 2018, 13:53

Популяр башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның икенче китабы татарча басылырга әзерләнә

Айгиз Баймөхәммәтовны язучы буларак таныткан беренче китабы “Ташлама, әнкәй” дә татар телендә басылып, тиз арада таралып беткән иде.

Популяр башкорт язучысы, милли бестселлерлар авторы Айгиз Баймөхәммәтовның “Урам балалары” китабы татар телендә бастырып чыгару өчен әзерләнә. Китап башкорт телендә язылган, рус теленә тәрҗемә ителгән, чуваш телендә дә чыгып килә. Айгиз Баймөхәммәтовны язучы буларак таныткан беренче китабы “Ташлама, әнкәй” дә татар телендә басылып, тиз арада таралып беткән иде. Язучы “Әкиятсез балачак” повестеның да Татарстанда таралуын әйтә. Әсәр “Казан утлары” журналында басылган.

Читайте нас: