Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
13 декабрь 2018, 11:34

Кыңгыр-мәнәвезлеләрнең уңышы

«Өмет» халык театры артистлары «Артистларның сәхнәдә дөрес яшәеше» номинациясендә диплом алды

Ноябрь ахырында Балтач районында Башкортстанда эшләп килүче театр коллективларының 4нче фестивале булды. Фестиваль 2007нче елда район театр коллективлары ярышыннан башланып китә, хәзер инде бөтен республикадагы театр коллективлары үз эшләрен мәртәбәле жюрига һәм тамашачыга тәкъдим итә. Кыңгыр-Мәнәвез авылы Мәдәният сараенда күп еллар эшләп килүче «Өмет» халык театры да Гөлшат Әхмәтхужинаның «Ничек түзә бу йөрәк?» трагикомедиясе белән фестивальдә катнашты.

Спектакль жюрига да, тамашачыга да бик ошады. Драмадагы Ана образының (аны профессиональ осталык белән Әлфия Инсапова башкарды) кичерешләре беркемне дә битараф калдырмады, тамашачыларның күбесе, хисләнеп, күз яшьләрен сөртте. Артистларыбыз «Артистларның сәхнәдә дөрес яшәеше» номинациясендәге диплом һәм бетмәс-төкәнмәс тәэссоратлар белән кайтты. Лаеклы ялдагы укытучы Нурия Әнвәр кызы Гыйззәтуллинага, эшләреннән бушап, ял вакытларын җәлләмичә, клубка килүче Яхин Филүс Рифәт улына, Яхин Фидус Филүс улына, дәресләренә дә өлгерүче, репетициягә дә җитди караучы 9нчы сыйныф укучысы Яхина Ләлә Филүс кызына зур рәхмәтләремне белдерәм. Тату һәм бердәм коллективыма озак еллар бергә эшләргә язсын, барысына да сәламәтлек., иҗади уңышлар, тагы да армый-талмый халыкка матур-матур спектакльләр куярбыз, дип ышанам.

Лилия ЯХИНА,

театр режиссеры.

Кыңгыр-Мәнәвез авылы.

Автор фотосы.
Читайте нас: