Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
2 декабрь 2018, 11:43

Кунакколда каз өмәсе гөрләде

1 декабрь көнне Кунаккол мәдәният йортында "Каз өмәсе"татар мәдәнияте бәйрәме узды.

Бәйрәм Рамил һәм Рузимә Биктимеровларның өендә казларны күмәк эшкәртү һәм йолку белән башланып китте .Бизәлгән атларда Кунаккол авыл Мәдәният йорты үзешчәннәре җыр һәм такмаклар белән авыл халкын бәйрәмгә чакырдылар. Базлык елгасы буенда казлар эленеп торды, халык уеннары, ярышлар, конкурслар һәм бәйрәм табыны үткәрделәр. Районның барлык татар авыллары вәкилләре, мәдәният, китапханә, музей хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать коллективлары, кунаклар Е. П. Арефьева - районның мәдәният комитеты рәисе, Кыңгыр-Мәнәвез авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы М.М. Сафин, журналист Ә.З. Сөләйманов, районның Татар хатын-кызлары җәмгыяте җитәкчесе Әлфия Булат, районыбызның татар конгрессы җитәкчесе И.С. Фазуллин, "Ак калфак" татар халык фольклор коллективы җитәкчесе Л. М. Мусаева катнашты. Мәдәният йорты фойесында «Татар халкының халкының чәй ашлары» күргәзмәсе һәм«Мамык меңдәр кургәзмәсе» күргәзмәсе, китап күргәзмәсе оештырылган иде. Татар авыллары үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның зур концерты булды. Бәйрәм катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды.
Читайте нас: