Якты юлдан
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хокук hәм закон
26 март 2020, 18:25

Интернетта мошенниклар янә баш калкытты!

Сак булыгыз: Интернет челтәрендә мошенниклар янә баш калкытты!

Кеше талаучылардан беренчеләрдән булып "кибермошенниклар" килеп чыкты. Алар Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы исеменнән хатлар җибәрү белән дә шөгыльләнде, сылтама буенча узып, авыруны профилактикалау турында мәгълүмат белән танышырга да тәкъдим итте. Ул сылтамага баскач, кеше алар сайтына керә. Анда мошенниклар шәхси мәгълүмат белән уртаклашырга тәкъдим итә. Сүз интернет-банкларга PIN-кодлар, социаль челтәрләрдәге аккаунтлар, электрон почта һәм башка шәхси мәгълүматлар турында бара. Моннан тыш, сылтама буенча күчкәндә компьютерга операция системасы эшен тулысынча юкка чыгарырга сәләтле куркыныч вирусны кертү куркынычы бар. IT-белгечләр белдерүенчә, билгесез кешедән килгән сылтамаларга кермәгез! Гомумән, рәсмиләштерелмәгән сайтларга шәхси мәгълүматларыгызны язмагыз! Фото: "Риа Новости" сайтыннан
https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: