Башкортстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2016-2018 елларда директор хезмәткәрләргә стимуллаштыручы түләүләрне исәпләүне оештырган. Законлы рәвештә алынган премияләрнең бер өлешен ул, янәсе мәктәп ихтыяҗларына дип, аңа кире кайтаруны таләп иткән. Ялган фикергә кертелгән хезмәткәрләр ризалашкан һәм таләп ителгән суммаларны тапшырган. Акчаны директор үзе теләгәнчә тоткан. Күрсәтелгән чорда аның тарафыннан барлыгы 300 мең сумнан артык акча алынган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре һәм оператив-эзләү чаралары үткәрелә, алар элекке директорның җинаять эшчәнлегенең һәр эпизоды буенча дәлилләү базасын җыюга һәм анализлауга юнәлтелгән, дип хәбәр итә “Башинформ”.