Якты юлдан
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хокук hәм закон
25 февраль 2020, 15:50

САК БУЛЫГЫЗ: УФАДА ЯҢА "ПИРАМИДА"!

Күпләрнең социаль челтәрләрендәге битенә яңа финанс уенына чакыру килә.Сезгә дә шундый хәбәр килдеме?

Анда катнашучылар үзләре моны "уен" дип атый. Ә гамәлдә нәрсә соң бу?
Аның асылы шунда: катнашучыларның һәркайсы 2400 сум акча кертә һәм горизонталь пирамида иерархиясендә хәрәкәт итә башлый. Уң өлеш тутырылганда, 8 катнашучы керткән кеше 19200 сум акча ала. Барлык аралашу ватсап мессенджеры аша алып барыла, ә акча Администратор хисабына җибәрелә.
Бәлки, катнашучылар моны сигез тапкыр күбрәк акча алу мөмкинлеге булган уен һәм күңел ачу дип саныйдыр. Тик закон буенча бу финанс пирамидасына һәм җинаять җаваплылыгына тарттырылырга тиешле махинациягә карый. Моннан тыш, теләсә нинди финанс пирамидасы оештыручының гына акча эшләвенә китерә, ә соңгы катнашучылар акчасыз кала.
Сак булыгыз, мошенниклык буенча кузгатылган җинаять эшенең фигурантлары булып куймагыз!
https://askinskajanov-t.rbsmi.ru
Читайте нас: