Закон проекты авторларының берсе, парламентның түбәнге палатасының хезмәт һәм социаль хезмәт комитеты әгъзасы Ольга Павлова хәбәр итүенчә, Русиядә торак йортларда яшәүчеләргә кичке 23 сәгатьтән иртәнге 7 гә кадәр шауларга ярамаячак. Проектка ярашлы, физик шәхесләр өчен 5 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр, юридик шәхесләр өчен 50 меңнән 150 мең сумга кадәр штраф карала. Әйткәндәй, балалар, атлап йөрү, су тавышлары шау-шуга керми. Әлеге вакытта кичке 23 сәгатьтән иртәнге 7 гә кадәр гөр килү Мәскәү шәһәрендә генә тыела. Шулай ук, 19 сәгатьтән 9 сәгатькә кадәр ремонт ясарга ярамый. Гади кешеләр өчен штраф – 1-2 мең, вазифа биләгәннәр өчен 4-8 мең, юридик шәхесләр өчен 40-80 мең сум тәшкил итә.