Якты юлдан
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хокук hәм закон
24 декабрь 2019, 17:50

Яңа ел төнендә безне 3 мең полиция хезмәткәре саклаячак

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Террорчылыкка каршы комиссиясенең һәм төбәк оператив штабының берлектәге утырышын үткәрде.

Катнашучылар Яңа ел бәйрәмнәрендә хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алышты.
- Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан аларга әзерлегебезне тикшерергә, оператив бурычлар куярга кирәк, - диде Радий Хәбиров. - Республика шәһәрләрендә һәм авылларында 200гә якын зур чара көтелә. Аларда 500 меңнән артык кеше катнашачак. Без аларның иминлеген, хокук тәртибен, гражданнарның террорчылык хәвефеннән саклыгын тәэмин итәргә тиеш. Хәвеф-хәтәрләргә һәм янауларга оператив рәвештә реакция белдерергә, ә иң яхшысы - аларны булдырмауны кисәтергә кирәк. Безнең бурыч - моны тыныч, сиздермичә эшләү. Халык бәйрәмне тоярга тиеш. Ял итәргә, киләсе хезмәт елы алдыннан матур тәэссоратлар алырга тиеш. Башкортстан буенча эчке эшләр министры Роман Деев хәбәр иткәнчә, Яңа ел төнендә 3 меңгә якын полиция хезмәткәре тәртип саклаячак. Көчәйтелгән нарядлар Раштуа алдыннан да халык җыелган урыннарга чыгачак. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе башлыгы Марат Латыйпов белдерүенчә, балалар бәйрәмнәре узачак 349 мәйданчыкны ведомство хезмәткәрләре аерым исәпкә алган. Пиротехника сату урыннары да контрольдә тотыла. Яңа ел каникуллары вакытында 3 меңгә якын кеше һәм 900 берәмлек техника дежур торачак.
Утырышта, шулай ук, террорчылыкка каршы муниципаль комиссияләр эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2020 елга эш планы расланды.
https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: