Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хокук hәм закон
20 декабрь 2019, 14:00

Кеше машинасын сыдыртсаң, нишләргә?

Мондый очракта машина йөртүчеләр болай фикер йөртә: телефон номерымны калдырам да, зыян күргән як миңа шалтырата, шулай итеп килеп туган хәлдән чыгу юлын табачакбыз.

Әмма, әгәр дә кемнең дә булса машинасын сыдырткансыз икән, вакыйга урыныннан беркая да китмәскә киңәш итәбез. Зыян күрүче бу турыда ЮХХДИга хәбәр итәргә мөмкин. Бу очракта закон буенча 1 елдан 1,5 елга кадәр транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү, яки 15 тәүлеккәчә административ арест каралган.Әгәр дә сез качып китеп, җәзасыз калырга өмет итәсез икән, бу да барып чыкмаячак. Бүген ДТП фактын төшереп алырдай видеокамералар, машиналарда видеорегистраторлар бик күп. Зыян күрүче ясаткан экспертиза ышкылып китүнең нәкъ менә сезнең автомобиль белән булуын ачыклаячак.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Keshe-mashinasin-sidirtsa--nishl-rg-47747/
Читайте нас: