Якты юлдан
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хокук hәм закон
18 декабрь 2019, 16:40

Игътибар! ЮХХДИ махсус оперция башлады

Башкортстанда “Бурычлы” дип аталган махсус операция башланды, дип хәбәр итә республика ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәте. Бу чараның төп максаты – юл кагыйдәсен бозган өчен штрафларны вакытында түләү турында искәртү.

Юл инспекторлары 25 декабрьгә кадәр, водительләрне туктатып, аларның бурычлары булу-булмауны тикшерәчәк. Закон буенча, әгәр кагыйдә бозган өчен штраф 60 көн дәвамында түләнмәсә, аның күләме икеләтә арттырыла яки бурычлы кеше 15 тәүлеккә ирегеннән мәхрү ителә. Ә инде штраф салынгач, 20 көн эчедә түләсәң, аның билгеләнгән суммасы икеләтә киметелә.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Igtibar-YuHHDI-mahsus-opertsiya-bashladi-43586/
Читайте нас: