Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хокук hәм закон
21 ноябрь 2019, 14:45

Иң мөһиме - клиент мәнфәгатьләрен яклау

Якташыбыз адвокатлар эшчәнлегендә шактый уңышларга ирешкән, Европада белемнәрен даими рәвештә камилләштереп тора.

Роберт Гамил улы Әхмәтҗанов-Башкорт Республикасы Адвокатлар коллегиясенеп Мескеу филиалы адвокаты. Бишбүләктә туып-үскән. Бишбүләк 2 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныфын тәмамлаганнан соң, Юматово техникумына хокук белеме факультетында, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Санкт-Петербург университетында диплом ала. Мәскәүнең Гагарин районында участковый булып эшли. Укуын эш белән бергә алып барып, ул Бөтенроссия суд эшчәнлеге академиясенең юридик факультетын кызыл диплом белән тәмамлый.

Бүген Роберт Гамилевич профессиональ юрист һәм югары квалификацияле, белемле адвокат, аңа теләсә кайсы юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Аның эшчәнлегенең төп юнәлеше — җинаять хокукы, гәрчә ул барлык юнәлешләрдә дә компетентлы булса да. Моннан тыш, Роберт Гамилевичтан RT Халыкара мәгълүмат интернет-порталында актуаль проблемалар һәм хокукый мәсьәләләр буенча комментарийлар алырга мөмкин.

2019 елның 3-5 июнендә Роберт Гамилевич Миланда узган «Бизнес-хокук хезмәттәшлек: Италия-Россия 2019» беренче Россия — Италия халыкара конференциясендә катнашты.

Конференция Милан адвокатлары ордены һәм РФ Федералҗ адвакатлар палатасы төбәкара укыту үзәге тарафыннан Санкт-Петербургның адвокатура институты тарафыннан оештырылды.

Тәҗрибәле адвокатлар һәм халыкара экспертлар хокукның төрле тармакларындагы Россия коллегалары белән Италиядә граждан һәм җинаять процессының нечкәлекләре, чит ил судлары карарларын тану һәм үтәү нечкәлекләре белән уртаклаштылар, гаилә бәхәсләре, иммиграция һәм халыкара туризмның хокукый аспектлары белән бәйле гамәли кейслар тәкъдим иттеләр. Күчемсез милек белән алыш-бирешләр, юридик затларны теркәү төрләре һәм тәртибе, шартнамәчел хокук үзенчәлекләре, салым салуның Италия системасы турында фикер алыштылар.

Көз көне, ә нәкъ менә 25-30 сентябрь көннәрендә ул эш буенча Чехиядә һәм Германиядә булды, анда алган белемнәрен практикада, мәнфәгатьләрен яклап, эш алып бара.

Әйе, адвокат эше җитди һәм җаваплы, әмма бу эш, ә өйдә аны яраткан гаиләсе: хатыны Елена һәм улы Роберт көтә.
Адвокат барлык шартларда да намус һәм абруй сакларга тиеш. Үз клиентларының мәнфәгатьләрен яклап, гаделлеккә ирешү-ул Роберт Гамилевичның позициясе, ул барлык шушы сыйфатларга ия.

Айгөл Гәрәева.
Читайте нас: