Якты юлдан
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хокук hәм закон
21 декабрь 2018, 12:17

Уфа аэропортында Люся исемле эт пассажирның яшерелгән бер миллион сум акча тапкан

Уфа аэропортында хезмәт эте пассажирның багажында бер миллион сум акча тапкан, дип хәбәр иттеләр Башкортстан таможнясында.

Ә чик аша йөртүгә рөхсәт ителгән сумма -10 мең доллар (эквивалентта). Нәтиҗәдә, ачыкланган сумма рөхсәт ителгән күләмнән 456 мең сумга артып киткән. Пассажир үз гамәлен таможня кагыйдәләрен белмәү белән аңлаткан. Аңа декларацияләнмәгән сумманың яртысыннан алып ике тапкыр күләмендә штраф яки акчаларны конфискацияләү яный.


Бер яшьлек Люся кушаматлы Бельгия овчаркасы иң яшь дүрт аяклы башкорт таможнясының иң яшь дүрт аяклы хезмәткәре. Ул акча эзләү өчен махсуслашкан. Өч ай эчендә Люси ике тапкыр яшерен акча тапкан.

Читайте нас: