Бишбуләк райпосы җитештергән ярым литрлы пыяла шешәләрдәге табигый газлы эчемлеккә совет чорыннан ук ихтыяҗ зур. Әле бер ай элек кенә район бренды — Бижбулек лимонады 1,5 литрлы пластик шешәдә сатуга чыкты: лимонад цехы базасында Бишбүләк райпосы газлы һәм газсыз эчемлекләр җитештерү һәм тарату буенча яңа линия эшләтеп җибәрде.
- Гыйнварда 2 млн 800 мең сумлык җиһазларга заказ бирдек, бинаны ремонтладык. Яңа лимонад цехын май аенда эшләтеп җибәрдек, — дип сөйли Бишбүләк районы кулланучылар җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары Алсу Әхмәдуллина. - Заманча җиһазлар 300 миллилитрдан алып ике литрга кадәр сыешлы шешәләргә газлы һәм газсыз эчемлекләр тутыру өчен билгеләнгән. Хәзерге вакытта уртача газландырылган литр ярымлы «Лимонад»ның 700 шешәсе җитештерелә, җиһазларның җитештерүчәнлеге сәгатенә 1160 шешәгә кадәр. Уңайлы булсын өчен, алты данәдәге термоусадка пакетларына төреләчәк.
Лимонад цехы мөдире Валентина Липова җитәкчелегендә биредә Ирек Локманов һәм Александр Гаврилов эшли. Коллектив эш көйле, «Кыңгырау», «Дюшес», «Әфлисун» газлы эчемлекләр тутыру технологияләре эшләнә.
Традицион 0,5 литрлы пыяла шешәләрдә лимонад та көненә 100 әрҗә җитештерелә. Лимонад цехы продукциясе район кибетләрендә сатыла, шәхси эшкуарлар да бик теләп ала.
Ирина ФОМИНА.
Алсу Әхмәдуллина фотосы.