Якты юлдан
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
1 июль 2021, 08:49

Райпо уңышка йөз тота

Бишбүләк районы кулланучылар җәмгыяте халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү традицияләрен саклый, тотрыклы икътисади үсеш өчен шартлар тудыра.

Райпо уңышка йөз тота
Райпо уңышка йөз тота

Җәмгыятьтә 78 хезмәткәр, 22 кибет, ит ярымфабрикатлары җитештерү цехы, лимонад цехы бар. Гомуми тулай кереме буенча республикада бишенче урында тора. Халыкара кооперативлар көне алдыннан район кулланучылар кооперациясендәге эшләрнең ничек торуы турында Бишбүләк районы кулланучылар җәмгыяте рәисе Ринат Гәрәев белән сөйләшәбез.

- Ринат Рәфис улы, Сез бер ел предприятиене җитәклисез. Район кулланучылар кооперациясе өчен бу ел нинди булды?

- Ел катлаулы булды, пандемия үз өлешен кертте. Әмма без үз позициябезне саклап калдык. Челтәр кибетләре белән көндәшлек итү авыр булуга бәйле рәвештә, күрсәткечләр кимүен 2019 ел ахырында ук сиздек. Хезмәттәшләр белән бергә җыелып, алга таба ничек эшләвебез турында сөйләштек. Үсеш векторын товарларны арзанайту юлы белән район кулланучылар җәмгыятенең элеккеге данын кире кайтаруга алдык. Әлбәттә, авыр булды. Товарны бүгенге чынбарлыкта бер генә ысул белән — сатып түгел, алдан түләп сатып алсаң гына арзанайтып була. Шуңа күрә 20-30 тонналы фуралар белән зур күләмдә товарлар сатып ала башладык. Бүгенге көндә бездә иң очсызлы бакалея: ярмалар, макарон әйберләре, хуҗалык товарлары — халык өчен иң кирәкле товарлар. Сәнәгать төркеме белән шөгыльләнә башладык (сабын, порошок), турыдан-туры заводлар белән килешүләр төзибез. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүче Самара заводлары белән турыдан-туры килешүләр төзелде. Турыдан-туры килешүләр буенча Чуашстан, Иваново, Мәскәүдән Россия трикотаж җитештерүчеләре белән эшлибез. Удмурт аяк киемнәре фабрикасы, Ишембай оек фабрикасы белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Көндәшлеккә карамастан, җитештерүчеләр белән турыдан-туры, арадашчылардан башка килешүләр төзү юлы белән райпо үз маркасын тота, күләмне арттыра. Бу өстәмә эш урыннары ачарга мөмкинлек бирә. Җәйге сезонда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша балигъ булмаганнарны эшкә урнаштырачакбыз. Узган елдан башлап райпо хисабына Роосия кооперация университетының (Уфа филиалы) бер студентын укытабыз - киләчәк кадрлар үстерәбез. Бу программа буенча елына өч студент укыта алабыз.

Ирина ФОМИНА әңгәмәләште.

Фото редакция архивыннан.

(Дәвамын "Светлый путь" гәзитенең 2 июльдә чыккан 53 санында һәм "Якты юлдан" гәзитенең 2 июльдә чыккан 27 санында укыгыз).

Райпо уңышка йөз тота
Райпо уңышка йөз тота
Читайте нас: