Якты юлдан
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
19 март 2021, 10:02

Хаклар көн саен арта башлады

Республика статистикасы иң мөһим продуктларга бәяләрнең янә артуын бәян итте.

Башстат белдерүенчә, кишер бәясе бер атна эчендә 3 процентка күтәрелде. Хәзер бу яшелчәнең бер килограммы уртача 36 сум тәшкил итә. Йомырка бәясе 2,6 процентка күтәрелде – аның дистәсенең бәясе 73 сумнан башлана. Шулай ук ит продуктларына балалар ризыгына, бәрән һәм тавык итенә, печенье, бәрәңге, маргарин, суган, көнбагыш мае, сөт, дуңгыз ите, алма, чистартылган дөге, кара чәй, карабодай, шикәр, каймак, консервланган яшелчәләргә хак күтәрелде.
https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: