Якты юлдан
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 март 2021, 16:05

Нәбиуллина 10 мең сумлык банкноталар чыгару мөмкинлеген бәяләде

Үзәк банк хәзерге вакытта 50 сум да, 10 мең сумлык банкноталар да чыгару мөмкинлеген карамый.

Бу хакта Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина "Известия" басмасына биргән интервьюда әйтте.

"50-сум акчаның, бәлки, өстенлекләре дә бардыр, әмма без гражданнарның бу акча белән исәпләшергә яратмауларын күрәбез", - дип билгеләде Үзәк Банк рәисе.

Соңгы тапкыр банкноталар исемлеге 2017 елда яңартылган, ул вакытта алар рәтенә 200 һәм 2 мең номиналлы купюралар кертелгән.
Читайте нас: