Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
1 март 2021, 12:39

Башкортстанда мобиль элемтә операторлары челтәре үсеш алган

Башкортстанда узган елда гамәлдә булган радиоэлектрон чаралар саны 14 процентка, ягъни 14,917 меңгә арткан.

- Узган елда Башкортстанда мобиль элемтә операторлары челтәрен үстерүнең уңай динамикасы сакланып калды. Гамәлдәге радиоэлектрон чаралар саны 14,917 меңгә кадәр арткан, бу 2019 ел күрсәткечләреннән 3,053 меңгә артыграк. Элемтә сыйфатын яхшырту төбәктә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруның турыдан-туры күрсәткече, бу Башкортстан Хөкүмәтенең өстенлекле бурычы булып тора. Яңа вышкалар ачу, шулай ук бизнес ачу һәм эшкуарлык эшчәнлеге алып бару мөмкинлеге бирә, — дип хәбәр итте Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.

Операторлар дүртенче буын кәрәзле элемтә челтәрен аеруча актив үстерә, дип өстәде ул. Әйтик, узган елның тугыз аенда 1,983 станция теркәлгән. GSM яки 2G стандартларында радиоэлектрон чаралар үсеше 500 данә тәшкил итте.
https://kiziltan.ru

Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.
Читайте нас: