Якты юлдан
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
15 февраль 2021, 13:11

Янә азык-төлек бәяләре турында

Узган ел төп продуктлар бәясе 32-71 процентка арткан.

Башкортстан статистика идарәсе мәгълүматлары буенча, узган ел дәвамында кайбер продуктларга бәяләр кыйммәтләнде.
Чагыштыру өчен 2020 һәм 2021 елларның гыйнвар аендагы бәяләр мониторингы мәгълүматлары китерелә. Бәяләре үсеше 40тан 71 процентка кадәр тәшкил иткән азык-төлек төрләре бар.
Рекордсмен шикәр комы булып чыкты, аның бәясе 71 процентка күтәрелгән һәм хәзер уртача 1 кг өчен 45,44 сум тәшкил итә.
Шулай ук бер килограмм бәрәңге - 52,6 процентка, карабодай - 44,6 процентка кадәр (1 кг өчен 74,7 сумга кадәр), кишер - 42,8 процентка (27,6 сумга кадәр), чөгендер 32,9 процентка (1 кг өчен 27,26 сумга кадәр) кыйммәтләнде.
Арзанайган продуктлар да бар, ләкин аларның исемлеге әллә ни оптимизм тудырмый.
Шул ук вакытта, Русия Икътисади үсеш министрлыгы көнбагыш маена һәм шикәргә бәяләрне чикләүне озайту кирәк дип санамый. Бу хакта ведомство башлыгы Максим Решетников белдерде.
Министр сүзләренчә, ведомствода бәяләр вәзгыятьен игътибар белән күзәтәләр. Элегрәк Русия Хөкүмәте азык-төлек продуктларына бәяләрне тотрыклыландыру өчен берничә карар кабул итте. Бер айдан соң илдә көнбагыш мае һәм шикәр арзаная башлады.
https://kiziltan.ru
Читайте нас: