Якты юлдан
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
15 февраль 2021, 11:14

Фермерларга игътибар артачак

Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров кичә, 12 февральдә эш сәфәре белән Бишбүләк районында булды.

Ул анда балыкчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыкка да тукталып үтте. Форель үстерүче фермер - "Башкортстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү" программасында катнашучы Сергей Трофимов белән очрашты. 2016 елда предприятие балыкчылыкны үстерүгә грант алган булган. Форель уылдыгы алу, яшь форель һәм балыклар үстерү өчен инкубация цехы төзегән. Елга 20 тоннага якын балык продукциясе җитештерелә. – Табышны арттыру өчен тере балык кына түгел, ә продукция эшләп сату өчен җиһазлар сатып алырга уйламыйчызмы? – дип кызыксына Премьер-министр Андрей Назаров. – Без уылдык консервлау һәм балыкны вакуумлы төргәкләүне үзләштерергә дә телибез, әмма безнең хуҗалык өчен андый җиһазлар сатып алу кыйммәткә төшә, әлегә хәлдән килми, - дип җавап биргән фермер Сергей Трофимов. - Киләчәктә фермер тагын бер юнәлеш алып, мәрсин балыгы (осетр) үрчетергә дә план кора, - дип язган җитәкче бу сәфәре турында "Fasebook"та.- Тик моның өчен башта аңа инкубатор төзергә кирәк. Проект кызыклы һәм перспективалы. Мондый тырыш һәм максат белән эшләүче фермерларга һичшиксез ярдәм итәчәкбез, - дигән Андрей Назаров. Премьер-министр «авыл сәгате» утырышында балыкчылык, фермер хуҗалыкларын үстерү проектына игътибар бирергә тәкъдим итте.
https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: