Якты юлдан
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Икътисад
11 февраль 2021, 11:44

Путин хезмәт хакларын тәртипкә сала

“Барлык түләүләр дә үтәкүренмәле һәм гадел булырга тиеш", - диде ул.

Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән Ново-Огареводан видеоконференция режимында үткәргән киңәшмә барышында кайбер дәүләт хезмәтләрен тәнкыйтьләде.

Президент әйткәнчә, алар бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары буенча мәгълүматны бозып күрсәтә икән.

"Кайберәүләр статистика белән “уйный" һәм социаль өлкәләрдә хезмәт хаклары буенча күрсәткечләрне, барысы да отчетларга туры килсен өчен, бозып күрсәтә", - дип билгеләде Президент. Путин моның белән бәйле рәвештә Министрлар кабинетына һәм төбәкләргә Русиядә бюджет хезмәткәрләренә түләү мәсьәләсен оператив һәм игътибар белән өйрәнергә кушты.

Шулай ук ул бюджет хезмәткәрләренең эш хаклары проблемаларын бетерү өчен карарлар әзерләргә кушты. "Бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хаклары белән проблемаларны хәл итү өчен барлык түләүләр үтәкүренмәле һәм гадел булырга тиеш", - дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.
https://kiziltan.ru
Читайте нас: