Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
4 февраль 2021, 12:16

Эшләгәннәргә пенсияләрне кайчан арттыралар?

Индекслау 2022 елда гына булырга мөмкин.

Эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индекслауның өч варианты карала. Русия Хөкүмәте, мөгаен, компромисс вариантны сайлаячак.
Бу хакта сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрының элекке урынбасары, Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты проректоры Александр Сафонов белдерде.
Беренче алым - эшләүче пенсионерларның пенсиясен индекслаудан гомумән баш тарту.
Икенче һәм өченчесе индекслауны күздә тота, әмма ул төрлечә булырга мөмкин.
"Эшләүче пенсионерлар өчен иң өстенлекле вариант, ә Хөкүмәт өчен кыйммәткә төшкәне - индекслауны гамәлдән чыгарган чордан алып эшләүче пенсионерларның пенсиясен индекслау. Ягъни 2015 елдан эшләмәгән пенсионерларның пенсиясен индекслауның барлык коэффициентларын да кушып, шушы күләмгә эшләүчеләрнең дә пенсиясен арттырырга", - дип белдерде икътисадчы.
Сафонов билгеләп үткәнчә, Русия Хөкүмәте шулай ук түләүләрне агымдагы елда гына индекслау карарын кабул итә ала. Калган еллар өчен ул эштән туктагач индекслау алачак. Аның сүзләренчә, бу - компромисс вариант.
Шул ук вакытта икътисадчы индекслау 2022 елдан гына үтә башлаячак, дип исәпли, чөнки 2021 ел бюджеты инде кабул ителгән.
Элегрәк Дәүләт думасында, эшләгәннәргә пенсияләрне индекслауны гамәлдән чыгаргач, дәүләт биш ел дәвамында Русия пенсионерларына аена уртача 1100 сум түләп бетермәгән, дип белдерделәр.
Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә эшләүче пенсионерларга пенсияне индекслау мәсьәләсе буенча тәкъдимнәр бирергә кушты. Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы инде үз тәкъдимнәрен кертте.
https://kiziltan.ru
Читайте нас: