Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
8 Май 2019, 12:24

Радий Хәбиров: "Без ярдәм итәргә әзер!"

Радий Хәбиров Хөкүмәт йортында "Инвестиция сәгате" кысаларында киңәшмә үткәрде. Анда сәламәтлек саклау һәм азык-төлек сәнәгате өлкәсендәге инвестпроектлар каралды.

«Пищепром» оешмасы (Бүздәк консерва комбинаты) «Буздякский» бренды астында югары технологияле җитештерү оештырырга планлаштыра. Проект урындагы халыкны сыйфатлы ризыклар белән тәэмин итүгә һәм эре федераль бренд булдыруга юнәлтелгән.


«СпецМедТехника» фәнни-җитештерү үзәге реанимация чараларын булдыру буенча дефибрилляторлар җитештерү буенча проект тәкъдим итте. Инвестицияләр күләме 128,8 миллион сум тәшкил итәчәк. Әлеге проект 50 яңа эш урыны булдырачак.

Читайте нас: