Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
19 апрель 2019, 15:17

Юрий Пустовгаров «Ансат» вертолетларын җыюны Башкортстанга тапшырырга әзерләнә

Казан вертолет заводы генераль директоры Юрий Пустовгаров «Ансат» вертолетларының бер өлешен җыюны Күмертау авиация җитештерү предприятиесенә тапшырырга, шулай ук вертолет тибындагы яңа пилотсыз очу аппаратлары эшләп чыгаруны үзләштерергә әзерләнә. Бу хакта Уфада узучы эшлекле форумда хәбәр иттеләр.

«Бүген без Күмертау предприятиесенә Ми-38 вертолеты җиһазларының бер өлешен җыюны тапшырдык, киләчәктә вертолет узелларын җыярга бирәчәкбез. Шулай ук «Ансат» вертолетлары фюзеляжын да Күмертау предприятиесенә җыярга тапшыру мөмкинлеге карала. Бу безгә яңа цехлар төземәскә һәм 1 миллиард сумнан артык акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирер иде», - диде Пустовгаров.
Читайте нас: