Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
18 апрель 2019, 17:13

Үзара сәүдә күләмен 50-60 миллиард сумга җиткерергә кирәк!

“Торатау” Конгресс-холлында үткән эшлекле форумда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хабиров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Форум башланыр алдыннан төбәкләр җитәкчеләре машина төзү предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карады. Анда “НефАЗ” җәмгыятендә җитештерелүче яңа төр автобуслар һәм Уфаның трамвай-троллейбус заводы техникасы тәкъдим ителде.


– Бүген бу залда ике республика Хөкүмәте әгъзалары, эре предприятиеләр, фән һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре утыра. Форумда ике республиканың сәнәгать потенциалы тәкъдим ителә. Коллегалар сәнәгать, авыл хуҗалыгы, эшкуарлык, туризм, төзелеш юнәлешләре буенча “түгәрәк өстәл”ләр форматында эшләячәк. Форумда үзара файдалы инвестицияләрне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу мөһим. Башкортстан эшчәнлегебезнең барлык өлкәләрендә дә күршеләребез белән актив уртак эш алып барырга тели. Бу ике республика мәнфәгатьләренә дә җавап бирә, – диде сәләмләү сүзендә Радий Хәбиров.


– Безгә һәрьяклап ярдәм күрсәткән, сәнәгатьнең төрле тармакларында безнең проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм иткән өчен Башкортстан хөкүмәте әгъзаларына рәхмәт әйтәсем килә. Бүген транспорт, энергетика, төзелеш, эшкуарлыкка ярдәм һәм башка юнәлешләр буенча килешүләр төзеләчәк. Ике республика арасында товар әйләнеше 34 миллиард сумнан артып китә. Бу - яхшы күрсәткеч, әмма яңа бурычлар куярга кирәк, аерым алганда - үзара сәүдә күләмен 50-60 миллиард сумга җиткерү. Шундый форумда катнашу мөмкинлеге биргән өчен зур рәхмәт, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов белән Башкортстанның сәнәгать һәм инновацион сәясәт министры Алексей Карпухин ике республиканың сәнәгать потенциалы буенча презентация тәкъдим иттеләр. Ике як та билгеләп үткәнчә, ныклы хезмәттәшлек нефть тармагы буенча бара. Ике республика да бу юнәлештә илебездә алдынгы урыннарны били.


Радий Хәбиров һәм Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында пленар утырыш ахырында Башкортстан һәм Татарстан Сәүдә-сәнәгать һәм Иҗтимагый палаталар, “Башинформ” һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыклары, Туймазының “РОССЭН” һәм “Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе” җәмгыятьләре, Илеш һәм Актаныш районнары арасында хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куелды.

Читайте нас: