Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
10 апрель 2019, 13:06

Сибайда инновацияле порошок җитештерәләр

Сибайда инновацияле минераль порошок җитештерү җайга салынган. Аны кулланганда асфальтобетон күпкә ныклырак була, ә юл полотносының сыйфаты яхшыра.

-- Безнең порошок ярдәмендә асфальт-бетонның сыйфаты яхшыра, -- ди Сибайның "Технострой" җәмгыяте генеральный директоры урынбасары Марат Исхаков. -- Су аннан агып төшә. Моннан тыш, безнең минераль порошок битум таралуын киметергә һәм асфальт-бетон җитештерүнең үзкыйммәтен бер тоннага якынча 50-100 сумга арзанайтырга мөмкинлек бирә.

Билгеле булганча, без -- Башкортстанда активлаштырылган минераль порошок җитештерүне үзләштергән бердәнбер оешма.

Кагыйдә буларак, асфальт-бетон җитештергәндә гади, активлаштырылмаган минераль порошок кулланыла.

Сибай шәһәре хакимияте башлыгы Рөстәм Афзалов сүзләренә караганда, "Технострой" предприятиесе продукциясен практикада тикшерү өчен май-июнь айларында шәһәрнең иң җанлы магистральләренең берсендә әлеге порошокны кулланып юл участогын ремонтлау планлаштырылган.

-- Ремонтлана торган юл участогының озынлыгы ике километр тәшкил итәчәк. Юл катламының сыйфаты буенча карар эксплуатациядән соң бер елдан соң кабул ителәчәк, - ди Рөстәм Афзалов.

Шул ук вакытта «Башкиравтодор» предприятиесе Магнитогорск - Ира юлының Баймактан Зилаерга кадәр, шулай ук Сибай — Акъяр юлы участогында "Технострой"ның инновацион порошогын тәҗрибә-сәнәгать сынауларын үткәрергә планлаштыра. Ике участокның гомум озынлыгы якынча дүрт километр тәшкил итәчәк.
Читайте нас: