Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
1 апрель 2019, 15:15

Үзәк Банк таләпләре нигезендә, банклар кредит ставкасын арттырырга мөмкин

1 апрельдән үз көченә кергән Үзәк банк таләпләре нигезендә, банклар кредитлар буенча ставкаларны арттырырга мөмкин. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Татар-информ» алдан хәбәр иткәнчә, кредитның тулы бәясе 10 проценттан 30 процентка кадәр булган кулланучыларның кредитлары буенча риск коэффициентларына өстәмә түләүләр 1 апрельдән 30 процентка артачак.
Россия Банкы Директорлар советы тиешле карарны «халыкның бурыч йөкләмәләренең артык үсешен булдырмау һәм банкларның тотрыклылыгын арттыру зарурлыгы» дип нигезләде.


Нәтиҗәдә, залог белән тәэмин ителмәгән кулланучылар кредитлары 1 яки 2 процентка кыйммәтрәк булырга мөмкин. Бу исә берничә тапкыр заемчы булырга теләүчеләрнең санын киметергә мөмкин, дип аңлаткан «ТелеТрейд» компанияләр төркеменең шеф-аналитигы Петр Пушкарев.


Кредит биргәндә өстенлек заем бирүче банк клиентларына биреләчәк. «Шулай ук кредит тарихы ягыннан элек үзләрен яхшы күрсәткән кешеләргә бирелә», - дип өстәгән белгеч.


Читайте нас: