Аның чыгыш ясаган тексты Министрлар Кабинетының рәсми сайтында урнаштырылган. Медведев өстәлгән кыйммәткә салымны (НДС) арттыру турындагы узган елгы карар "җиңел түгел, әмма принципиаль" булганлыгын әйтте.
Аның ярдәмендә хөкүмәт илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен финанслар алган. Бу чараны Хөкүмәт социаль әһәмияткә ия товарларга ташламалы ставкаларны саклап калу белән "баланслады", - дип искәртте премьер-министр.