Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
22 март 2019, 13:46

Күрсәткечләр начар түгел!

Республика Хөкүмәтендә былтыргы социаль-икътисади үсеш йомгакларына багышланган утырыш узды.

Анда вице-премьерларның чыгышы тыңланды.


- Гомумән алганда, күрсәткечләр начар түгел, - диде республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров. - Икътисад бер процентка арткан - тулай төбәк продукты 1,5 триллион сумга җиткән. Сәнәгать күрсәткечләре 3-4 процентка арткан. Без бу сан белән дә горурлана алабыз. Республика - индустриаль яктан нык үсешкән ун төбәк исәбендә. 25 елда беренче тапкыр эшсезлек дәрәҗәсе 5 проценттан түбән төште. Бу да бик мөһим күрсәткеч.


Утырышта Хөкүмәт алдында торган катлаулы мәсьәләләр дә билгеләнде. Бу төзелеш тармагы үсеше темпларының - 7, ә инвестицияләрнең 7,5 процентка төшүе.


Демография мәсьәләсе дә борчу тудыра. Былтыр үлем дәрәҗәсе арткан. Аның төп сәбәпләре - йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авырулары, бәхетсезлек очраклары, эчкечелек, янгыннар, аварияләр.

Радий Хәбиров киләчәккә өстенлекле бурычлар билгеләде, профилактика эшен көчәйтү зарурлыгын ассызыклады.

Читайте нас: