Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
11 март 2019, 11:57

«Башкортстанның иң яхшы товарлары-2019»

Республикада ел саен үткәрелә торган «Русиянең иң яхшы 100 товары» бөтенрусия конкурсының «Башкортстанның иң яхшы товарлары» конкурсының төбәк этабы старт алды.

1 апрельгә кадәр катнашу өчен заявканы hәм кирәкле конкурс материалларын үз эшләренә объектив бәя алырга теләгән оешмалар hәм эшкуарлар бирә ала.

«Русиянең иң яхшы 100 товары» Программасында Башкортстан традиция буенча алдынгы позицияләр алып тора. Программа гамәлдә булган 21 ел эчендә республика предприятиеләре төбәк hәм федераль этапларда 3,5 меңнән артык төр товар hәм хезмәт күрсәтте.

Узган ел «Русиянең иң яхшы 100 товары» программасы дипломнары белән Башкортстанның 42 предприятиесе бүләкләнде.

Конкурс турында тулы мәгълүматны БР Дәүләт стандартлаштыру, метрология hәм сынаулар төбәк үзәге сайтында алырга була.

Галина БӘХШИЕВА.
Читайте нас: