Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
5 март 2019, 15:18

Республикага инвестицияләр сулар һава кебек кирәк

Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты итеп Тимур Хәкимов тәгаенләнде. Мондый карар Сәүдә-сәнәгать палатасының чираттан тыш утырышында кабул ителде. Анда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та катнашты.

– Республикага инвестицияләр сулар һава кебек кирәк. Зур максатларга ирешү өчен алар эре, җитди булырга тиеш. Бюджет керемен арттырырга, тотрыклылыкны, шәһәр һәм авылларда лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итәргә кирәк. Бизнес республикада үзен ышанычлы тотуын телибез. Без, үз чиратыбызда, җир, коммуникацияләр, салым ташламалары тәкъдим итәргә, кирәк икән – турыдан-туры финанс ярдәме күрсәтергә, субсидияләр бүлергә әзербез. Бер сүз белән әйткәндә – идеаль шартлар тудырырга әзербез. Безнең эш кагыйдәләре һәрвакыт ачык, үтә күренмәле һәм аңлаешлы булачак.

Читайте нас: