Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
28 февраль 2019, 11:28

Үз эшемне ачам дисәң...

Кайсы өлкәне сайларга?

Беренчедән, сезгә бу эшне бөтен яклап өйрәнергә, барлык нечкәлекләренә төшенергә кирәк. Яратырга тиешсез бу эшне. Иң мөһиме, сезнең районда, авылда, шәһәрдә эшегез үзенчәлекле булсын, башка бизнес вәкилләренеке белән охшаш булмасын. Беренчедән, сезгә көндәш булмаячак, икенчедән, товарыгыз кешеләрдә кызыксыну тудырачак һәм ул үтәчәк тә. Әлбәттә, бизнесны башлап җибәрү өчен акча кирәк. Ул юк икән, банкларга кредит сорап мөрәҗәгать итә аласыз. Аларда кече эшкуарлар өчен төрле программалар бар. Шуларны ныклап өйрәнергә кирәк. Шулай итеп, бизнес уңышлы булсын өчен ким дигәндә берьюлы өч таләп үтәлергә тиеш:
Эшегез үзегезгә ошарга тиеш;

Сез бу эшне йөзеп башкарырга тиеш;

Сезнең товар яки хезмәтләр кешеләрдә кызыксыну уятырга тиеш.
Бизнес-план кирәк
Белгечләр раславынча, реаль саннардан чыгып төзелгән дөрес бизнес-план эштә мөһим ярдәмче. Бизнес-план төзегәндә түбәндәге сорауларга җавап табарга кирәк:
Сезнең бизнеска ихтыяҗ бармы?
Сезнең максатлы аудитория нинди?
Төп көндәшләрегез кемнәр? Алардан нәрсә белән аерыласыз?
Бизнес-план ярдәмендә инвестицияләр җәлеп итү күпкә җиңелрәк. Ул сезгә дәүләт субсидиясе яки грант алырга, венчур фонды ярдәмен җәлеп итәргә булышачак.
Бизнес-планның кыскача структурасы: кереш, резюме, максатлар һәм бурычлар, предприятие турында мәгълүмат, финанслар, маркетинг, оештыру планы, персоналны үстерү. Ул гади, аңлаешлы булырга тиеш.

Бизнес-план төзү өчен белгечләргә мөрәҗәгать итү яхшырак.
Юнәлеш нинди?

Бизнес ачкан вакытта аны рәсми рәвештә дәүләт органында теркәргә кирәк. Кече бизнесның ике үсеш варианты бар: шәхси эшкуарлык һәм җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Шәхси эшкуарлык
Өстенлекләре:

Рәсмиләштерү җиңел;

Устав капиталы булмау;

Бухгалтерлык исәбенә минималь таләпләр;

Гадиләштерелгән отчет бирү һәм салымнар кимрәк.
Җитешсезлекләре:

1. Судта шәхси милкең – машина, фатир, банк исәбе белән җавап бирергә кирәк;

2. Акча эшли алмасаң да, пенсия һәм социаль страховка фондына 35 мең сум түләргә тиешсең.

3. Шәхси эшкуарның фирма исеме юк – гадәттә, ул ниндидер бренд белән бәйле түгел;

4. Шәхси эшкуарлык бизнесын сатып, бүлеп яки мирас итеп калдырып булмый.
Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять
Өстенлекләре:

1. Суд алдында компания милеге һәм башлангыч капитал белән җавап бирәсез. Ул 10 мең сум тәшкил итә;

2. Эшләүчеләр өчен Пенсия фондына салым түләнә. Эш бармаса, салым түләргә кирәкми;

3. Оешманы теләсә кайсы вакытта сатарга, аңа нинди дә булса исем бирергә була.
Җитешсезлекләре:

1. Мотлак рәвештә башлангыч капитал кирәк;

2. Артык катлаулы бухгалтерлык исәбе;

3. Отчет бирү күбрәк;

4. Штрафлар һәм пошлиналары күбрәк;
Игътибар!

Шәхси эшкуарларга аерым эшчәнлек төрләре белән лицензиясез шөгыльләнү тыела. Алкоголь сату, шәхси сак эшчәнлеге, хәрби тармак шулар исәбендә.
Салымны ничек түләргә?

Үз эшеңне ачуда тагын бер мөһим адым – салым түләү системасын сайлау. Ул, асылда, ике төрдә була – гадәти һәм гадиләштерелгән.
Гадәти салым системасы – ул күп документлар әйләнеше. Мондый система зур табышлы эшкуарлар өчен уңайлы һәм отышлы, шуңа күрә керемнәрегез елына 60 миллион сумнан артмаса, гадиләштерелгән системаны сайларга мөмкин.
Гадиләштерелгән салым системасы – махсус режим, салым йөкләнешен шактый гадиләштерә, кече һәм урта бизнесның бухгалтер исәбен алып бару өчен уңайлы.

Шулай ук кайбер тармак предприятиеләре өчен махсус салым режимы бар. Мәсәлән, фермерлар өчен – бердәм авыл хуҗалыгы салымы. Ә кайбер кече бизнес компанияләренә икеләтә бәхет елмайды: 2015 елдан гамәлгә кергән салым каникуллары аларны 1-3 елга салым түләүдән азат итәргә мөмкин.
Теркибез һәм исәп ачабыз

Эшне җиңеләйтү өчен барлык кирәкле гаризалар һәм документларны “nalog.ru” сайтында табарга мөмкин. Шунда ук якындагы салым түләү оешмасының адресы белән танышырга һәм дәүләт пошлинасы өчен квитанцияне тутырырга була.
Адымнар:

1. Сайттан барлык кирәкле документларны юллагыз һәм принтердан чыгарыгыз;

2. Махсус форма буенча гариза тутырыгыз. Аны башка кеше тапшырганда, нотариус раславы кирәк;

3. Паспорт күчермәсен алыгыз, шәхси эшкуар өчен – 800, җавап­лылыгы чикләнгән җәмгыять өчен 4000 сум дәүләт пошлинасын түләгез;

4. Гаризаларны салым түләү оешмасына тапшырыгыз һәм 5-10 көннән әзер документларны алырга килегез;

5. Банкта исәп ачыгыз һәм бу турыда салым оешмасына, Пен­сия һәм Страховка фондларына мәгълүмат бирегез. Боларны эшләмәсәгез, сезгә 10 мең сум күләмендә штраф салыначак.
Эшчәнлекнең кайбер төрләрен гамәлгә ашыру өчен, шулай ук лицензия яки сертификат алу процедурасын үтәргә кирәк.
Башлыйбыз!

Документ эшләрен башкаргач, төп эшкә тотынырга да була. Беренчедән, яраклы бина табарга, кирәкле җиһазлар сатып алырга һәм хезмәткәрләр табарга. Шулай ук документлар әйләнеше һәм отчет бирү белән кем шөгыльләнәчәген шунда ук билгеләгез. Беренче вакытта белгечне сайлап, аның белән бергә эшләргә киңәш итәбез. Чөнки документларны дөрес алып бармаган очракта штрафка тару ихтималы бар. Әлбәттә, төп эшне башлаганда реклама һәм маркетинг турында онытмагыз.
Дәүләттән ярдәм алу өчен

Дәүләттән финанс ярдәм махсус программаларда катнашучы эшкуарларга күрсәтелә. Программада катнашу өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
1. Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында дотация алырга теләүчеләрнең махсус реестрында теркәлү.

2. Конкурстан үтү.
Дәүләттән субси­дияләр алу мөм­кинлеге бар. Субсидия – кече эшкуарлыкта шөгыльләнүче бизнесменнарга һәм компа­нияләргә дәүләт яисә төбәк бюджетыннан акчалата түләүләр, кече бизнесны үстерүгә юнәлтелгән грантлар. Алар аерым кешегә, коллективка медицина, мәгариф, мәдәният өлкәлә­рендәге тәгаен бер проектны тормышка ашыру өчен бирелә.

Читайте нас: