Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
27 февраль 2019, 13:21

Төзүчеләр салым түләүдән азат ителә

Русия Президенты Владимир Путин еллык Юлламасында төзүчеләрне социаль объектларны дәүләткә тапшырганда салым һәм өстәмә бәя салымы түләүдән азат итәргә кирәклеген белдерде.

– Төзелеш компанияләре социаль объектларны тапшырганда, алар табыштан салым һәм НДС түләргә тиеш. Төзүчеләрне бу эштән азат итәргә кирәк, - диде Владимир Путин.

“Эшлекле Русия” Гомумрусия җәмәгать оешмасы рәистәше Назаров Андрей моңа карата үз фикерен белдерде.

“Бу турыда форумнар барышында төзүчеләр гел әйтә торган иде. Әлбәттә, төзүче предприятие балалар бакчасы, мәктәп яисә башка социаль объект төзеп дәүләткә тапшырганда, салым түләү дөрес түгел. Владимир Путинның карары бу тармакка яңа үсеш бирәчәк. Төзүче предприятиеләр өчен бик яхшы хәбәр.”
Читайте нас: