Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
27 февраль 2019, 16:32

Дәүләт үз халкына ярдәм итәчәк

Президент Владимир Путин еллык Юлламасында, илдә хезмәт хакын индексацияләү инфляция дәрәҗәсеннән ким булмаска тиеш, дип белдерде.

Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Руиядә 40 миллионнан артык кеше бюджет өлкәсендә эшли, "беркетелгән керемнәр" ала һәм аларны индексацияләү инфляция дәрәҗәсеннән ким булмаска тиеш.

- Хөкүмәт хезмәткәрләренә моны үз эшендә исәпкә алуны сорыйм, - дип билгеләде ул.

Моңа карата публицист, Гомумрусия халык фронты вәкиле Шамил Вәлиев үз фикерен белдерде.

"2012 елдан башлап безнең дәүләтебез хәрби сәнәгатькә шактый зур акча кертте, армияне заманча хәрби техника белән тәэмин итү бурычлары куелган иде. Без аларның барысын да үтәдек, хәзер дәүләт халык мәнфәгатен өстен куя. Якындагы берничә елга икътисад һәм социаль инфраструктураны үстерү өчен триллион сумнар бүлеп бирелгән. Хәзер дәүләт үз халкына ярдәм итәчәк", - диде ул.
Читайте нас: